"Газпром трансгаз Казан"да абонентларга уңайлы булсын өчен "Газ өчен түләү" мобиль кушымтасы булдырылды

2024 елның 27 сентябре, җомга

Хөрмәтле «Газпром трансгаз Казан»оешмасы абонентлары!

 

Без клиентларыбыз өчен сервисларны киңәйтү өстендә эшләүне дәвам итүебезне хәбәр итәргә шатбыз. Сезнең уңайлылык өчен «Газ өчен түләү» заманча мобиль кушымтасы булдырылды, ул теләсә кайсы банкның картасы белән комиссиясез генә түләргә мөмкинлек бирә. Күрсәтмәләрне экранга бер кагылып тапшырырга мөмкин. Авто түләү функциясен тоташтыру мөмкинлеге каралган.

Хәзер абонент пунктларына баруга вакыт сарыф итәргә кирәкми. Газ өчен теләсә кайсы уңайлы урында кәрәзле телефоннан түләргә мөмкин.

Барлык түләүләр һәм исәпләүләр тарихы, билгеләнгән җиһазлар һәм счетчикларны тикшерү сроклары турында мәгълүмат ачык.

Кушымтада электрон квитанция һәрвакыт сезнең кул астында.

Сез телефоннарны, эш режимын һәм хезмәт күрсәтүче абонент пунктының адресын белә аласыз.

Сораулар калдымы? Кушымтада безнең контакт-үзәк белгечләре оператив җавап бирәчәк мөрәҗәгатьләрне җибәрү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган.

 

Мобиль кушымтаны AppStore, GooglePlay һәм RuStore да табарга мөмкин. Газ өчен түләү-бик гади.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International