Озын гомерле райондашларыбыз котлаулар кабул итте

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Иске Әлмәттән Наҗия Гарифуллина һәм Кычытканлыдан Хәлимә Нурмөхәммәтова кичә, 25 сентябрьдә, 90 яшь тулуын билгеләп үттеләр.

Аларны истәлекле дата белән Нурлат шәһәре Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова котлады. Ул Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән аларга озын гомер, сәламәтлек һәм иминлек теләде, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Озын гомерле өлкәннәрнең балачагы сугыш елларына туры килә. Аларның авыр тормыш юлы кечкенәдән башлана. Хәлимә Фатыйх кызы яшь чагында урман хуҗалыгында, соңыннан сыер савучы, пионер лагеренда пешекче һәм балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Ире Нургаяз Нурмөхәммәт улы белән 4 бала үстерәләр. Аларның гаилә стажы-67 ел, авылда үрнәк пар булып яшиләр. Бүгенге көндә 6 оныклары һәм 4 оныкчыкларының уңышларына сөенеп гомер итәләр.

Наҗия Гайсиновнаның хезмәт юлы да туган колхозында уза. Ире Харис Хатыйбулла улы белән гомер буе туган авылы Иске Әлмәттә яшиләр. Быел алар бергә яшәүнең 62 еллыгын билгеләп үтәләр. 5 бала үстергәннәр, 7 онык һәм 1 оныкчыклары бар.

"Озын гомерле хатын-кызларны юбилейлары белән котларга аларның балалары, башка шәһәрләрдә яшәүче туганнары да килде. Наҗия Гайсиновна да, Хәлимә Фатыйх кызы да шундый олы яшьтә дә шат күңелле, күтәренке күңелле булулары сөендерә. Хәлимә Фатыйх кызының ире 95 яшьлек Нургаяз Нурмөхәммәт улы, пар канатын котлап, аңа шигырьләр һәм җыр багышлады. Чыннан да, бу парлар үсеп килүче буыннар өчен тугрылык һәм үзара ихтирам үрнәге булып тора», – диде Әлфия Салиховна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International