Дамир Ишкинеев СВО геройларының әти-әниләренә өч телдә район газетасын яздырып бүләк итте

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев 2025 елның беренче яртыеллыгына «Район газетасын -  туган телдә» акциясен ачып җибәрде һәм СВО геройларының әти – әниләренә «Дуслык», «Дружба» һәм «Туслах» газеталарына әбүнә тапшырды.

Язылу белән бергә Дамир Азат улы Кизләүдән Хәлил һәм Зөлфия Курамшиннарга, Чулпаннан Сергей Малыгинга һәм Нурлаттан Виктор Назаровка бүләкләр тапшырды, аларга сәламәтлек, иминлек теләде.

Район Башлыгы кунаклары уртаклашканча, алар район газетасын күптән укыйлар икән.

"Без мондый игътибар өчен рәхмәтле. Район газетасын бер нәрсәне дә калдырмыйча укып барабыз һәм бик яратабыз", - дип уртаклашты Зөлфия Курамшина.

Традиция буенча "Район газетасын -  туган телдә” акциясен башка җитәкчеләр дә хуплаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International