8 октябрьдә Казанда Ленин исемендәге Мәдәният сараенда Нурлат районы мәдәният көне узачак.
16 сәгатьтән фойеда, мастер-класслар, милли ашлар күргәзмәләре оештырылачак, ә 17 сәгатьтә тамашачыларны бәйрәм концертына чакырачаклар.
Татарстан районнары мәдәнияте көннәре «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында үткәрелә.
Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов әмере буенча 22 апрельдән 1 ноябрьгә кадәр төрле мәйданчыкларда уздырыла. Быел ул Россиядә игълан ителгән Гаилә елына багышлана.