Нурлат муниципаль районында террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында кайбер мөһим мәсьәләләр каралды

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Утырыш комиссия рәисе - Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә узды.

Биредә районның террорчылыктан саклануын көчәйтүгә юнәлдерелгән 5 мәсьәлә каралды.

Комиссия секретаре Рәфис Нигъмәтуллин комиссиянең алдагы утырышы йөкләмәләрен үтәү буенча хисап тотты һәм комиссиянең хисап чорындагы эше турында мәгълүмат бирде.

Нурлат АТП генераль директоры Идрис Кәримов транспорт инфраструктурасы һәм транспорт объектларының террорчылыктан сакланышы торышы, аны көчәйтү чаралары мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина прокуратура ачыклаган җитешсезлекләрне бетерүгә, шулай ук объектларның куркынычсызлык паспортларын актуальләштерү эшенә тукталды.

Монда ук кайбер авыл җирлекләрендә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы профилактик эш буенча мәгълүмат тыңланды.

"Хәзер дөнья тыныч түгел. Уяулык күрсәтегез. Чит кешеләр күренсә, кичекмәстән хокук саклау органнарына, район башкарма комитетына хәбәр итегез.  Игътибарлы булыгыз, провокацияләр булырга мөмкин", - дип нәтиҗә ясады Дамир Ишкинеев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International