Юридик ярдәмне «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә алырга мөмкин булачак.
27 сентябрьдә «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә (Хәмәдиев ур., 19) халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көне узачак.
Кабул итү графигы:
8:00-09:30 - Вәлитов Рамил Әнәс улы, Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча Нурлат районындагы клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары (бүлек хокукларында);
9:30-11:00 – Кәримов Идрис Габделбәр улы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат районындагы җәмәгать ярдәмчесе;
11:00-12:30 - Мөбәрәкшина Гөлнара Наил кызы, Нурлат нотариаль округы нотариусы;
12:30-14:00 - Савельев Василий Александрович, «ТР ТИБ» АҖнең Нурлат филиалы юрисконсульты;
14:00-15:30 – адвокат.
Алдан язылу өчен телефон: 8 (843-45) 2-28-24.