Нурлатлылар «Россия йөрәге» гаилә учагын Аксубай районы вәкилләренә тапшырды

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Тантаналы чара Нурлат шәһәренең Никахлашу сараенда узды.

Күркәм традиция буенча чарада гаилә тормышының юбилярлары: алтын туйларын билгеләп үтүче Равил һәм Гөлсәния Хәмидуллиннар, 45 ел бергә гомер итүче Ирек һәм Галия Гыймалтдиновлар, бергә яшәүләренең 40 еллыгын билгеләп үтүче Наил һәм Рәхилә Фәтхуллиннар, Рәшит һәм Мәдинә Хәмидуллиннар катнашты. Аларны, шулай ук катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Медникова сәламләде.

"Сез безнең үсеп килүче буын өчен үрнәк булып торасыз, – дип мөрәҗәгать итте ул уртак тормыш юбилярларына. – Мин сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телим, якыннарыгыз һәрчак сезнең янда булсын, сезне үз игътибарлары һәм кайгыртуларына төреп яшәсеннәр”.

Бүләкләү тантанасы да Ольга Владимировна катнашында узды. Ул гаилә парларына рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Иң дулкынландыргыч мизгел «Россия йөрәге» гаилә учагы утын тапшыру булды. Капсула безнең районда бер атна торды, аны Әлки районыннан күп балалы Центроевлар гаиләсе алып кайтты. Бүген исә аны Аксубай районына тапшырдылар. Мөһим миссия гаилә тормышларының алтын юбилеен билгеләп үтүче Равил һәм Гөлсәния Хәмидуллиннарга йөкләнде. Алар Аксубай районыннан килгән күп балалы Иршат һәм Чулпан Хәнифовлар гаиләсенә изге теләкләр белән капсуланы тапшырды.

Аксубайлылар исеменнән чарада катнашучыларны һәм кунакларны Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров сәламләде.

«Бүген безгә гаилә учагы капсуласын алу һәм Бөтенроссия проектында катнашу бик күңелле, чөнки ул гаиләләрне ныгытуга ярдәм итә", - дип билгеләп үтте ул, нурлатлыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Гаилә тормышы юбилярларына ул Аксубай районы Башлыгы исеменнән бәхет, мәхәббәт һәм озын гомер теләп бүләкләр тапшырды.

Чара Нурлат районы үзешчәннәре башкаруында музыкаль номерлар һәм истәлеккә бергәләп фотосурәткә төшү белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International