Дүшәмбедән, 23 сентябрьдән, район авылларында Казан Республика туберкулезга каршы клиник диспансерының күчмә флюорографиясе эшли башлаячак.
Традиция буенча, флюорографияне урында беренчеләрдән булып Тумба халкы уза алачак. Районның торак пунктларына чыгу графигы авыл җирлекләре башлыкларына җиткереләчәк, дип хәбәр иттеләр Нурлат үзәк район хастаханәсендә.
Фото - "Нурлат-информ" архивыннан