Чарада Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Татнефть профсоюзы рәисе Рифдар Хәмәдьяров катнашты.
Алар бергәләп «Нефтьче» скверында Татарстан Республикасы профсоюзлар көненә багышланган агач утырту буенча экологик акцияне уздырды. Шулай ук профсоюзларның Татнефть аллеясын тантаналы рәвештә ачтылар.
Нурлат өчен нефть һәм газ сәнәгате - халык хуҗалыгының куәтле тармагы гына түгел, ә муниципалитетның иминлеге һәм чәчәк атуының үзгәрешсез нигезе дә ул. Мондый чаралар һәр катнашучыга шатлык һәм яхшы кәеф китерә, шулай ук һәркемнең хәтерендә кала. Уртак тырышлык белән туган шәһәренең әйләнә-тирә мохитен саклауга өлеш кертелде.
"Берничә елдан соң Татнефть профсоюз аллеясы ел дәвамында шәһәребез халкын һәм кунакларын үзенең матур кыяфәте белән сөендерер дип өметләнәбез!",- диде Дамир Азат улы.