Бүген Нурлатның шәһәр мәйданы бәйрәм рухына күмелде: биредә Татарстан Республикасы Профсоюзлары көнен билгеләп үтәләр.
Үзләренең бай тарихында Татарстан профсоюзлары гражданнар җәмгыятен үстерүнең һәм ныгытуның мөһим өлешенә әверелде. Нурлатлыларны һәм Нурлат кунакларын Профсоюзлар көне белән Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады.
"Бүген Татарстан профсоюзлары үз сафларында 800 меңгә якын кешене берләштерә, бу илдә иң эре профсоюз берләшмәләренең берсе. Нурлат районында 100 дән артык беренчел профсоюз оешмасы теркәлгән, аларга 10 меңнән артык профсоюз әгъзасы керә. Профсоюзлар гражданнарның хокукларын яклау, кешеләр файдасына мөһим социаль-икътисадый проблемаларны хәл итүдә актив катнашу бурычын үтәүче мөһим берләшмә булып кала. Профсоюз хәрәкәтенең потенциалы гаять зур", - диде Дамир Азат улы.
Бәйрәм сәхнәсеннән Татарстан профсоюзлары көне белән нурлатлыларны кунаклар да котлады: Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, Россия Нефтегазстройпрофсоюзы рәисе урынбасары Владислав Зотов, Татнефть профсоюзы төбәкара профсоюз оешмасы рәисе Рифдар Хәмәдьяров. Үз чыгышларында алар профсоюзларның татарстанлылар тормышындагы ролен билгеләп үттеләр һәм бүләкләү тантанасына кушылдылар. Ул Татарстан Республикасының, шулай ук Нурлат районының танылган сәнгать эшлеклеләренең концерт номерлары белән чиратлашып барды.
Биредә үк, үзәк мәйданда, өлкәннәр һәм балалар күңел ачу чараларында, мастер-классларда катнаштылар, кыр кухнясында сыйландылар, боткадан авыз иттеләр, алар өчен кайнар чәй дә әзерләнде. Теләге булганнар шашлык, кайнар бутерброд, татлы мамык һ. б. белән дә сыйланды.
Бәйрәм исә матур концерт белән дәвам итәчәк.