Нурлатта «Гаилә стартлары» Бөтенроссиякүләм проектының муниципаль этабы узды

2024 елның 21 сентябре, шимбә

Аны уздыру мәйданчыгы итеп 9нчы шәһәр мәктәбе билгеләнде.

Бүген Нурлатның 12 гаилә командасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, велосипедны куркынычсыз йөртә белү, иҗади осталык буенча ярыштылар. Һәр команда теоретик һәм практик биремнәрне үз эченә алган 9 конкурс этабын узды.

"Конкурста беренче тапкыр катнашабыз, барысы да бик ошый, бигрәк тә аның квест форматында узуы. Чараларның мондый формасы балаларга якын, димәк, алар аннан күбрәк файдалы мәгълүмат һәм күнекмәләр алачак. Ә аның юлларда зур гаилә куркынычсызлыгы бәйрәме буларак уздырылуы бигрәк тә Гаилә елы дип игълан ителгән елда актуаль», – дип уртаклаштылар Красавиннар гаиләсе әгъзалары: әниләре Светлана, әтиләре Евгений, уллары Егор.

Алар өчен барлык этапларда кече кызлары Яна җан атты. Конкурста алар шәһәрнең 9нчы мәктәбе исеменнән катнаштылар.

"Ата-аналар җәмәгатьчелеген җәлеп итеп, мондый чаралар бездә ел саен уза, әмма мондый форматта беренче тапкыр. Шунысы куанычлы, бүген катнашучы командаларның саны күп. Бу ата-аналарның балаларның юл – транспорт травматизмы проблемасына битараф булмавын, әлеге күренешне булдырмауда турыдан-туры катнашуларын күрсәтә», - дип билгеләп үтте Нурлат шәһәрендәге «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең территориаль идарәсе җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдтнова.

Конкурс йомгаклары буенча компетентлы жюри алга таба ярышларның Бөтенроссия финалында катнашу өчен гариза бирә алачак җиңүчеләрне билгеләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International