Җиңел атлетика ярышлары «Ак Барс» спорт Үзәге территориясендә узды.
Бүген Нурлатта җиңел атлетика буенча «Бөтенроссия йөгерү көне «Татарстан кроссы-2024» массакүләм ярышлары узды.
Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны Нурлат районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Эльнара Азизова, ярышларның мактаулы кунагы – Россия Федерациясенең Атказанган физик культура хезмәткәре, Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины, якташыбыз Михаил Горелов сәламләде. Биредә үк бүләкләү тантанасы узды – Эльнара Эльмановна мәктәп укучыларына ГТО билгеләре, шулай ук тренерларга һәм укытучыларга ГТОны популярлаштыруда актив катнашкан өчен рәхмәт хатлары тапшырды.
Традиция буенча кроссны иң кече катнашучылар – 2017 елда туган һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызлар ачты. Кайберәүләр хәтта күз яшьләре белән дистанцияне үттеләр, шулай да эстафетаны өлкәннәргә тапшырдылар. Барлыгы 300 метрдан 3 километрга кадәр 20дән артык старт бирелде.
Бу юлы «Татарстан кроссы» катнашучылар саны белән гаҗәпләндерде – ярышларга нурлатлылар коллективлар белән кушылды, күпләр гаиләләре, дуслары белән килде. Нурлаттан Варламовлар өчен дә ярышлар бөтен гаилә өчен спорт бәйрәме булды. Бүген стартка берьюлы өч гаилә әгъзасы чыкты – Әлмәт физик культура көллияте студенты Милена, шәһәрнең 8нче мәктәбе укучылары Артем һәм Федор Варламовлар. Алар барысы да «Ледок» спорт мәктәбендә җиңел атлетика белән шөгыльләнәләр. Дистанциядә алар барысы да әнисе Галина Владимировнаның һәм тиздән 2 яшен тутырачак сеңелләре Еваның теләктәшлеген тойдылар. "Ярышларга һәрвакыт бөтен гаилә белән йөрибез һәм катнашабыз. Кече кызны да һәрвакыт үзебез белән алабыз, өлкәннәр үрнәгендә ул да спорт белән шөгыльләнер дип өметләнәм», – дип билгеләде Галина Варламова.
Массакүләм йөгерештә катнашучыларның барысы да уңай энергия, күтәренке рух алды. Җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр белән бүләкләнделәр, истәлеккә «Татарстан кроссы» символикасы төшерелгән номерлар алдылар.