2025 елның беренче яртыеллыгына «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газеталарына язылу кампаниясе башланып китте

2024 елның 20 сентябре, җомга

Хөрмәтле язылучылар!

«Дуслык» һәм «Дружба» газеталарына физик затлар өчен ярты елга язылу бәясе 949 сум 62 тиен, «Туслах» газетасы -  888 сум 72 тиен тәшкил итә, предприятиеләр һәм оешмалар өчен «Дуслык» һәм «Дружба» газеталарына язылу бәясе 1039 сум 56 тиен «Туслах»ка - 978 сум 98 тиен.

Альтернатив язылу бәясе 580 сум тәшкил итә.

Язылу кампаниясе әле башланды гына. Аның кысаларында ташламалы декадалар оештырылачак, димәк, арзанрак бәядән язылу мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк. Укучыларыбыз өчен без традицион рәвештә төрле бүләкле акцияләр дә әзерлибез.

Кадерле укучыларыбыз, газетадан аерылмагыз, вакыйгалар, район тормышыннан хәбәрдар булып торыгыз!

Реклама 16+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International