РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча Россиядә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде.
Быелның төп символы «Россия йөрәге» Бөтенроссиякүләм гаилә учагы уты булды. Аны Мәскәү шәһәрендә ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә кабыздылар.
Кичә, 2024 елның 18 сентябрендә Әлки районында "Россия йөрәге" гаилә учагы капсуласын Нурлат районына тапшыру тантанасы булды. Тугыз бала тәрбияләүче күп балалы Ситдыйковлар гаиләсе капсуланы Нурлат районыннан күп балалы Центроевлар гаиләсенә тапшырды.
Центроевлар өч кыз тәрбияли - Ева, Суммайя һәм Сәлимә. Гаилә башлыгы Казбек махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хезмәт итә. Хатыны Мария декрет ялында.
Нурлат районында «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласы 23 сентябрьгә кадәр булачак. ЗАГС бүлегендә исә шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары, яшь гаиләләр һәм никах юбилярлары катнашында тематик чаралар үткәрү планлаштырылган.