73нче янгын сүндерү-коткару бүлеге профилактик чаралар үткәрә

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә 73нче янгын сүндерү бүлегендә частьнең инженер-инспекторлар составы белән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә эчке янгын краннарының, янгын гидрантларының (стоякларның), стационар лафет җиһазларның һәм су сибү боҗраларының эшчәнлеген тикшерү буенча рейд үткәрүнең барышы турында фикер алыштылар.

Киңәшмә йомгаклары буенча янгынга каршы режимны тәэмин итү һәм үтәү буенча җаваплы затлар белән берлектә саклана торган объектларны тикшерүне оештыру, электр белән тәэмин итү, җиргә утырту, вентиляция, җылыту системаларының төзеклеген, беренчел янгын сүндерү чараларының төзеклеген тикшерү һ. б. буенча өстәмә бурыч куелды.

73нче бүлек инженеры Виктор Морозов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International