Дамир Ишкинеев «Безнең ишегалды»республика программасын гамәлгә ашыруны даими контрольдә тота

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Нурлатта ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Кичә район Башлыгы «Безнең ишегалды» программасы кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыру һәм күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләсе буенча күчмә эшлекле киңәшмә үткәрде.

"Ишегаллары буенча эшләрне төгәллибез, традицион бәйрәм форматында ишегалларын ачарга планлаштырабыз. Идарәче компанияләр җитәкчеләренә күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән бу ишегалларын яшелләндерү буенча актив эшләргә һәм алар карамагындагы йортларның ишегалларын карап тоту буенча кисәтүләрне бетерергә куштым», - дип язды Дамир Азат улы үзенең телеграм-каналында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International