Нурлатлыларга көзге коры үләнне яндыру куркынычы турында искәртәләр

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Көз җитү белән эссе җәй көннәрендә кипкән үләннәрне яндыру шәхси торак секторында ешрак бара башлый, массакүләм характер ала.

Табигатьтә ял итүче, шулай ук йорт яны кишәрлекләрен көзге җыештыру чорында барлыкка килгән коры ботакларны, үләннәрне һәм чүп-чарны яндыручы гражданнарның учак ягуы җирлекләр территориясендә җитди янгыннар чыгу ихтималын арттыра. Кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында зур булмаган учаклар үлән янып китүенең барлыкка килүенә сәбәп була, алар көзге җилле һава шартларында зур тизлек белән тарала, урман массивларына һәм торак йортларга күчә.

Янгынга каршы көрәшнең бердәнбер нәтиҗәле ысулы булып гражданнарның грамоталылыгы һәм аңлылыгы, шулай ук коры үсемлекләрне яндырудан тулысынча баш тарту тора.

 

73нче янгын сүндерү бүлеге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын искә төшерә:

- куаклар, агачлар, агач корылмалар тирәсендәге коры үләнне,  чүп-чарны яндырмагыз;

- учакны янган килеш калдырмагыз, балаларга шырпы белән шаярырга рөхсәт итмәгез, аларга үлән яндырырга рөхсәт итмәгез;

- Утның бер корылмадан икенчесенә күчүен булдырмас өчен хуҗалык ишегаллары, гараж кооперативлары территорияләрен чүп-чардан һәм коры үләннән чистартыгыз;

- сүнеп бетмәгән шырпы һәм тәмәке төпчекләрен ташламагыз, урманда үзеннән-үзе яна торган материал һәм кояшлы көндә кояш нурларын тупларга һәм коры үсемлекләрне яндырырга мөмкин булган пыяла савыт-саба калдырмагыз;

- урман янгынын ачыклаганда аны сүндерү буенча чаралар күрегез, мөмкин булмаса, үз көчегез белән янгынны сүндерә башламагыз, куркынычсыз урынга китегез һәм кичекмәстән урман хуҗалыгы, янгыннан саклау хезмәтенә һәм полициягә хәбәр итегез.

Әгәр җилле һава торышында биек коры үлән янса, ялкын биек дивар кебек бара – үзегез сүндерергә тырышмагыз. Ашыгыч хезмәтләргә «101» яки «112» телефоннары буенча шалтыратыгыз, урынны, ориентирларны тасвирлагыз һәм куркынычсыз урында янгын сүндерүчеләрнең килүен көтегез.

73нче янгын сүндерү бүлеге инспекторы Наталия Кузнецова

Фото - «Татар информ»нан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International