Социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата яки хезмәтләр җыелмасы буларак алучы федераль льготачыларның сайлау өчен санаулы көннәре калып бара

2024 елның 14 сентябре, шимбә

Гаризаны 1 октябрьгә кадәр Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Нурлат районындагы клиент хезмәтендә яки КФҮдә, шулай ук дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирергә мөмкин.

Бүгенге көндә социаль хезмәтләр җыелмасының акчалата күләме 1578,50 сум тәшкил итә, шулардан 1215,80 сум – даруларга, 188,08 сум – шифаханә-курортларда дәвалануга, 174,62 сум – дәвалану урынына бару һәм кире кайту.

Бүгенге көндә безнең районда 5895 федераль ташламага ия кеше бар, шуларның 2189ы ташламадан файдалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International