Район һәм шәһәр Советлары сессиясен Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев үткәрде. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова һәм Шамил Яһудин катнашты.
Сессиядә беренче булып җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау һәм дүртенче чакырылыш Нурлат муниципаль районы авыл җирлекләре советларына депутатларны өстәмә сайлау нәтиҗәләре каралды. 40нчы Нурлат бер мандатлы сайлау округының округ сайлау комиссиясе рәисе Алсу Рәхмәтуллина сайлау барышы турында тулы мәгълүмат бирде, тавыш бирүдә шәһәрдә -81 проценттан артык, авылларда - 91 процент кеше катнашты, дип билгеләп үтте.
«40нчы Нурлат бер мандатлы сайлау округы буенча тавыш бирү нәтиҗәләре буенча күпчелек тавыш – 89,38 процент-Яһудин Шамил Габделхәй улы өчен бирелгән", - диде ул.
Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасарын билгеләү турындагы икенче мәсьәлә буенча Дамир Ишкинеев Иске Чаллы авыл җирлеге депутаты Иван Захаров кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар әлеге кандидатураны бертавыштан хупладылар, Иван Николаевичның тыйнаклыгы, хезмәт сөючәнлеге, үзенә йөкләнгән барлык бурычларны эзлекле рәвештә үти белүе кебек сыйфатларын билгеләп үттеләр.
Сессия түбәндәге темалар буенча фикер алышу белән дәвам итте: Нурлат шәһәре Советының «Физик затлар мөлкәтенә салым турында» 2023 елның 24 октябрендәге 110 номерлы, Нурлат муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында Нигезләмәне раслау турында» 2021 елның 29 сентябрендәге 78 номерлы карарларына үзгәрешләр кертү, «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы ТКХ ИК» МУПын хосусыйлаштыру шартлары турында һ. б.
Монда ук Дамир Ишкинеев күп еллар муниципаль хезмәткә багышлаган Флюра Ногмановага «Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины» исемен бирергә тәкъдим итте. Сессиянең көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча депутатлар бертавыштан карар кабул иттеләр.