Шушы көннәрдә Бикүле авылында яшәүче хезмәт ветераны Ркыя Исмәгыйль кызы Миңнекаева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ркыя Исмәгыйль кызы 1934 елның 11 сентябрендә гади крестьян гаиләсендә туа, кичке мәктәптә 7 сыйныфны тәмамлый һәм 1943 елдан өлкәннәргә булыша, ә 13 яшеннән колхозда икмәк пешерә башлый.
Ире белән дус гаиләдә 42 ел яшиләр, 7 бала тәрбиялиләр. Бүгенге көндә 11 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар, улы Рәшит һәм килене Лилия тәрбиясендә, аларның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яши.
Юбилей көнендә аны район җитәкчелеге исеменнән район ветераннар Советы рәисе Разия Садретдинова котлады. Хөрмәтле райондашыбызны шулай ук авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова, Бикүле авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Роза Минекаева һәм авылдашлары җылы теләкләр белән бүләкләр тапшырдылар.