Дамир Ишкинеев махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар белән очрашты

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

СВОда катнашучылар Тимер, Җәлил Голова һәм Артур Гал фронттагы хәлләр, сугышчыларның кәефе турында сөйләделәр, киң колачлы волонтерлык эшчәнлеге өчен нурлатлыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. "Җиңү һичшиксез безнең якта булачак!",- диделәр алар.

Очрашу кунаклары район Башлыгына Нурлатта Яшь сугышчы клубы булдыру буенча үзләренең уйларын да җиткерде.

"Бу бик шәп фикер. Анда предприятие хезмәткәрләре дә, өлкән сыйныф укучылары да йөри алачак. Һәр егет хәрби эшнең асылын белергә тиеш", - диде Дамир Азат улы.

Монда ук Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Нурлат иҗтимагый оешмасы каршында оештырылган "Барысы да җиңү өчен. Нурлат" хәрәкәте эшчәнлеге турында да фикер алыштылар.

"Без күптән түгел генә фонд булдыру турында Карар кабул иттек. Алгы сызыкта сугышчыларыбызга иң кирәкле ярдәм өчен акча җыябыз, аларның турыдан-туры гозерләре буенча эшлибез. Җыелган акчага әлегә дрон - камикадзеларга каршы радиоэлектрон көрәш өчен 3 җиһаз җибәрдек, «Нива», «УАЗ» автомобильләре, генераторлар һәм башка бик күп әйберләр сатып алдык», – диде сугыш һәм локаль конфликтлар инвалидлары иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин.

Монда ук СВО юнәлеше буенча иҗтимагый оешма рәисе - махсус операция ветераны Артур Кәбиров СВО сугышчыларына һәрьяклап ярдәм иткәне өчен район Башлыгына рәхмәт белдерде.

Очрашу чәй өстәле артында узды. Очрашудан соң сугышчыларга район Башлыгы бүләкләрен тапшырдылар, соңыннан бергәләп истәлеккә фотосурәткә дә төштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International