Татарстан Республикасы Рәисенең кадрлар резервында катнашучыларны район Башлыгы Дамир Ишкинеев кабул итте. Аннары алар түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Биредә сөйләшүнең төп темасы СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү чаралары белән танышу булды. Аннары яшь кадрлар Халыклар дуслыгы йортында булдылар, анда гуманитар ярдәм җыю пункты, «Маскировка челтәрләре үрү» проекты, шулай ук «Ватанны саклаучылар» фонды эшчәнлеге белән таныштылар. Гомумән алганда, стажировка программасы бай, ул өч көнгә исәпләнгән. Бу вакыт эчендә кадрлар резервында катнашучылар шулай ук медицина ярдәменең ничек оештырылуы, психолог кабинетларының ничек эшләве, СВОда катнашучыларны реабилитацияләү барышы белән танышачак.
Тулаем алганда, зур күләмле эшне күрсәтү планлаштырылган, шул исәптән Егоркино һәм Әхмәт авыл җирлекләре эшчәнлеге, бу җирлекләрдә алып барыла торган волонтерлык эшчәнлеге белән танышу күздә тотыла. Нурлатта исә «Үзебезнекеләр өчен тегәбез», «Җиңү өчен тәм-томнар» инициатив төркемнәре эшен караячаклар, аграр техникумда волонтерлар, студентлар белән аралашачаклар. Иртәгә дә бай программа планлаштырылган: авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы белән очрашу, Биләркүлдә районның иң яхшы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең берсенең эшчәнлеге белән танышу һәм башкалар каралган. Стажировка кысаларында катнашучылар берничә предприятие, учреждениеләрдә, шул исәптән балалар учреждениеләрендә булачаклар, райондагы проблемалар турында фикер алышуда катнашачаклар.