Ай дәвамында нурлатлылар актив рәвештә Нурлатның истәлекле урыннары фонында узган елларның фотосурәтләре белән уртаклашты. Кайбер уңышлы фотосурәтләр белән «Дуслык» газетасы укучылары да танышты.
Һәм менә бүген, 10 сентябрьдә, проект нәтиҗәләре буенча бүләкләү булды. Светлана Маслова, Татьяна Хворостьева һәм Раиса Хатыйпова җиңүгә лаек булдылар, ә Зоя Иванова һәм Ясминә Шәфыйкова актив катнашулары өчен бүләкләнделәр.
Аларны «ТАТМЕДИА» АҖнең «Нурлат-информ» филиалы баш мөхәррире-җитәкчесе Сирень Сәмәрханова котлады.
«Барыннан да элек, безнең “Мин - шәһәр тарихында” проектында катнашуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт әйтәсебез килә», – дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга һәм "Нурлат-информ"нан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Җиңүчеләр шулай ук проектның иганәчесе – «Чекан бабай» тәңкәләр сугу буенча җирле оста Ильяз Гыйльмановтан шәһәр юбилеена махсус бүләк алды. Истәлекле бүләкләрне Ильяз Исмәгыйль улы үзе тапшырды.
"Тарих өчен 115 ел-бер мизгел, ә безнең шәһәр өчен-әһәмиятле дата, - дип билгеләде ул. - Проектта катнашкан Нурлат халкына рәхмәт. Безнең күз алдында шәһәр эшчеләр бистәсеннән матур шәһәргә әверелде, һәм аның тарихын онытмаска кирәк".