Ул «Факел» белән 2013 елдан җитәкчелек итте. Бу вакыт эчендә команда зур уңышларга иреште: Татарстан Республикасының Икенче лигасы чемпионы булды, берничә мәртәбә Кече Беренче лига кубогын, шулай ук кече шәһәрләр һәм районнар арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы кубогын яулады. Моннан тыш, «Факел» Татарстан Республикасы Кубогы уеннарында даими катнашып килә.
Марат Ибраһимович шәһәребезнең талантлы футболчыларының берничә буынын тәрбияләде һәм районда спорт үсешенә зур өлеш кертте. Ул казанышлары өчен ТР Спорт министрлыгының исемле бүләкләре белән бүләкләнде.
Марат Ибраһимовичка чын күңелдән ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез! Аның барлык хыяллары һәм максатлары чынга ашсын!