Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе укучылары якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган тренеры, «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе укытучысы Алмас Талип улы Заһретдинов истәлегенә багышланган 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты.
Яшь нурлатлылар түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте:
II урын-Миронова Анастасия, Кириллин Станислав;
III урын-Сөнгатуллин Зөлфир, Бикташев Илдан;
IV урын-Гыймадиева Рамилә.