Бердәм тавыш бирү көнендә Нурлат шәһәренең «Театр» скверы сәхнәсендә бәйрәм концерты булды, анда нурлатлылар гаиләләре белән катнашты. Бәйрәм чарасында кыска вакытлы ялда булган СВО сугышчылары, шулай ук тыныч күк йөзе өчен көрәшкән геройларның әти-әниләре катнашты. Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков аларга тирән рәхмәт сүзләре белән бүләкләр тапшырдылар. Сәхнәгә шулай ук Җиңүне якынайтуга үзләреннән зур өлеш кертүче волонтерлар да күтәрелде.
Бәйрәм концерты җирле артистлар чыгышлары белән дәвам итте, алар башкаруында һәркемгә таныш патриотик җырлар яңгырады.