"Бүген - Бердәм тавыш бирү көне. Барлык 56 сайлау участогы да актив эшли. Авыл җирендә дә, шәһәрдә дә сайлаучылар актив катнаша. Бу сайлаулар бик мөһим. Без үзебезнең республика, Россия уңай үсеш алсын, алга барсын, тагын да күбрәк үзгәрешләр булсын дип сайлыйбыз. Нурлат районында сайлауларның югары дәрәҗәдә узуына, нурлатлыларның актив гражданлык позициясе күрсәтәчәгенә ышанам», – диде Дамир Азат улы, сайлауларны оештыручыларга зур башкарган эшләре өчен рәхмәт белдереп.
Традиция буенча Дамир Ишкинеев сайлауларга хатыны Лилия Наилевна белән килде. Башка сайлаучылар кебек үк, алар “Бөтен гаилә белән сайлауларга!" конкурсында катнашу өчен беләзекләр алдылар", шулай ук мастер-класста катнаштылар: кәгазь битләренә нурлатлыларга теләкләр яздылар һәм аларны фоторамкага беркеттеләр.