"Башкача ничек инде! Гомерем буе сайлауларга йөрим, бүген шундый мөһим вакыйганы күрми кала ала идеммени. Без илебезнең киләчәген сайлыйбыз, димәк, үз киләчәгебезне дә сайлыйбыз, чөнки биредә безнең балаларыбыз, оныкларыбыз яшәячәк", - дип уртаклашты өлкән яшьтәге сайлаучы.
Хәсән Хәйрулла улы лаеклы ялга чыкканчы озак еллар шикәр заводында эшләгән. Бүген балалары, оныклары, оныкчыклары уңышларына сөенеп гомер итә.
"Димәк, тормыш дәвам итә. Ә аның нинди булуы безнең бүгенге сайлауга бәйле", - диде Хәсән Тямаев.