Бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә, Нурлат районында шәһәрдә һәм авылларда 56 сайлау участогы ачылды. Нурлатлылар Татарстан Республикасы Дәүләт Советына, шулай ук Нурлат муниципаль районының вәкиллекле органнарына депутатлар сайлыйлар.
Нурлат шәһәренең 2нче мәктәбендәге 2331нче сайлау участогына сайлаучылар быел аеруча кәеф белән киләләр. Әле күптән түгел генә монда капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән. Бинага кергәндә үк күпләр үзләренең соклануларын яшермәде.
"Безнең сайлау участогын танып булмый. Берничә ай элек кенә монда барысы да башкача иде. Ә хәзер тавыш бирү дә күңелле. Безнең шәһәрдә, гомумән республикада да шундый күп яхшы үзгәрешләр бара, шуңа күрә сайлауларга да яхшы кәеф белән киләбез”, – дип уртаклашты әлеге микрорайонда яшәүче Оксана Имукова, ул беренчеләрдән булып тавыш бирде. "Бүген ял көне булса да, мин эшлим. Шуңа күрә эш көне башланганчы килергә һәм кандидатлар өчен үз тавышымны бирергә карар кылдым. Моны үземнең бурычым дип саныйм".
Участок сайлау комиссиясе рәисе Галина Грачева билгеләп үткәнчә, бу шәһәрдәге иң зур участокларның берсе, сайлаучылар исемлегендә – Нурлат шәһәрендә яшәүче 2436 кеше. 15 кеше тору урыны буенча тавыш бирергә теләк белдерде, ә 200дән артык кеше өйдә тавыш бирү өчен гариза бирде. Бу нигездә өлкән яшьтәге кешеләр, һәм комиссия әгъзалары инде иртәнге 9дан адреслар буенча чыгачак.