Аграр техникумның III курс студенты Даниэла Алферова тормышында бу - инде икенче сайлаулар. Мартта яшьтәшләре белән бергә Россия Президенты сайлауларында актив катнашканнар, һәм алар алда торган тавыш бирүгә шулай ук бердәм барырга җыеналар.
- Сайлауларда катнашу бик мөһим дип саныйм. Чөнки бу көнне республикабызның, шәһәребезнең якындагы биш елга киләчәге билгеләнә. Әгәр илебез Конституциясе белән безгә сайлау хокукы бирелгән икән, аннан, һичшиксез, файдаланырга кирәк. Дусларымны тавыш бирүдә актив катнашырга чакырам, - ди яшь сайлаучы.
Район һәм шәһәр территориаль сайлау комиссияләрендә яшь сайлаучылар бу юлы да зур активлык күрсәтерләр дип өметләнәләр. Сайлаучылар исемлегендә шәһәр буенча 25 меңнән артык кеше исәпләнә, район буенча-15 меңнән артык.
Тавыш бирү көнендә барлык 56 сайлау участогының ишекләре 7.00 дән 20.00гә кадәр ачык булачак.
– 28 августтан барлык участокларда сайлау комиссияләре эшли башлады. Биредә террорчылыктан саклануның барлык чаралары күрелгән, алар хокук саклау органнары контролендә, – диде Нурлат шәһәренең Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алсу Рәхмәтуллина. - Территориаль сайлау комиссияләрендә видеокүзәтү камералары урнаштырылган, ә сайлау участокларында видеофиксаторлар эшләячәк.
Бу көнне районның өч авыл җирлегендә – Якушкино, Заречный һәм Чулпан авыл җирлекләрендә җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар узачак. Бу кайбер сайлаучылар ике бюллетень буенча түгел, ә өч бюллетень буенча тавыш бирәчәк дигәнне аңлата.
- Сайлаулар кысаларында “Бөтен гаилә белән сайлауларга!" дигән республика фотоконкурсы игълан ителде». Сайлау участокларында барлык тавыш бирүчеләргә махсус беләзекләр биреләчәк, алар белән сайлау участогы янында бөтен гаилә белән фотога төшәргә һәм фотоны ВКонтакте социаль челтәрендә #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән урнаштырырга кирәк. Катнашучылар арасында көн дәвамында 12 iphone15* смартфоны һәм төп приз – автомобиль уйнатылачак. Нурлатлыларны конкурска актив кушылырга чакырабыз, - диде Алсу Насыйховна.
Ә тавыш бирү көнендә нигезле сәбәпләр аркасында тавыш бирү бинасына мөстәкыйль рәвештә килә алмаучылар өйләрендә тавыш бирү хокукыннан файдалана алачак. Моның өчен 8 сентябрьдә 14.00 сәгатькә кадәр участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
*Айфон