Мондый куркынычсызлык чарасы биредә бюджеттан тыш фондтан алынган акчага урнаштырылган.
– Безнең учреждение 3нче куркынычсызлык категориясенә керә, ул бинага керү урынында турникетлар, 2 металл эзләгеч, шулай ук сак предприятиесе хезмәткәре өчен махсус җиһазландырылган бүлмә, хәвефле чакыру төймәләре, видеокүзәтү барлыгын күздә тота,-дип сөйләде гимназия директоры Хәлим Алимов. - Әмма без коллектив белән бергәләп гимназия территориясенә керүне дә куркынычсыз итәргә кирәк дигән карарга килдек, видеодомофон сатып алдык, кирәкле коммуникацияләр үткәрдек, чөнки куркынычсызлык артык булмый бит.
Директор сүзләренә караганда, иртәнге сәгатьләрдә, әлеге бинаның бер ягында урнашкан балалар бакчасында укучылар һәм тәрбияләнүчеләр агымы күзәтелгәндә, халык өчен керү капкасы ачык булачак. Әмма бу вакытта каравылчылар видеокамералар буенча күзәтү алып бара, алар гимназия эчендә һәм Территориясендә 14-әү, шуларның икесе Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә тоташтырылган.
Яңалыкның өстенлеген шунда ук гимназия базасында эшләүче сак предприятиесе хезмәткәре Нина Горшенина да бәяләде.
- Әгәр элек без кешенең шәхесен гимназия бусагасын атлап кергәндә генә ачыклый алган булсак, хәзер моны видеоэлемтә ярдәмендә эшләргә мөмкин. Тулаем алганда, террорчылыкка каршы яклауга зур игътибар бирәбез, һәр килүчене махсус журналга теркибез, директор озатуыннан башка чит кешеләр гимназиягә керә алмый, - дип уртаклашты ул. Нина Кирилловнаның сак предприятиесендә эш стажы 10 елдан артык. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, аларның оешмасында террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча инструктаж көн саен үткәрелә.
Әлбәттә, гимназиядәге мондый үзгәрешләргә укучыларның ата-аналары аеруча шат. Екатерина Макарованы без нәкъ менә учреждениегә керү юлында иртәнге 8 дә очраттык.
Чакыру төймәсенә басып, ул каравылчының җавабын көтеп алды, үзе белән таныштырды, визитның максаты турында сөйләде һәм шуннан соң гына аңа капканы ачтылар.
- Монда балаларыбызның иминлегенә шундый игътибар бирелүе бик шәп. Илнең барлык халкы кебек үк, без дә телевизордан мәгариф учреждениеләрендә кылынган терактлар турында йөрәк тетрәнеп карадык. Шуңа күрә гимназиядә шундый чаралар куелуы куандыра гына, – дип уртаклашты ул.