«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Ерепкинода Аксумла елгасы аша салынган күпер төзекләндерелә

2024 елның 6 сентябре, җомга

Бу объектта эшкә июньнең соңгы көннәрендә керешкәннәр. Мастер сүзләренә караганда, техника һәм төзелеш материаллары җитәрлек, реконструкцияләү эшләре тоткарлыксыз бара.

Узган атна ахырында эшчеләрнең бер бригадасы корылманы җыю белән мәшгуль булган, икенчесе – деформацион җөй урнаштыру белән шөгыльләнгән. Ә инде бу дүшәмбедә биредә күпер өслегенең тигезләүче катламын салуга керешкәннәр. Подрядчы оешма эшләрне билгеләнгән срокларда – 20 ноябрьгә тәмамларга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International