«Нурлат-информ» җомга эш көнен чисталык сәгатеннән башлады

2024 елның 6 сентябре, җомга

Бу - «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы «Нурлат-информ» коллективының чираттагы экологик акциясе. Яз көне һәйкәл куелган «Дуслык» скверы территориясендә журналистлар миләш агачлары утырткан булса, хәзер чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерде, чүп-чарны җыештырдылар. Өмәгә исә коллектив эш көне башланганчы ук чыкты. 

“Бу акция скверны тәртиптә тоткан коммуналь хезмәт оешмасына ярдәм итүгә юнәлдерелгән", – диләр журналистлар. 

Исегезгә төшерәбез, барлык чор журналистларына һәйкәл-стела 2021 елда ачылды. Бу - республикада беренче шундый һәйкәл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International