Нурлат шәһәрендә Күп функцияле үзәктә консультация уздырылды

2024 елның 6 сентябре, җомга

График нигезендә ай саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Роспотребнадзор белгече белән берлектә Нурлат шәһәренең күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультацияләр бирә.

Чараның максаты кулланучыларга товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләре алганда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлатудан гыйбарәт. Чара барышында югарыда санап үтелгән оешмалар компетенциясе чикләрендә куелган сорауларга җентекле җаваплар бирелә. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы белешмәләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газеталары таратылды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International