Аның максаты-балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү.
Нурлат шәһәренең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Гөлфия Харис кызы Гыймалтдинова 5нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән әңгәмә үткәрде. Яшүсмерләрнең мопедлар, питбайклар һәм квадроцикллар белән идарә итү кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде.
Мопед (скутер) белән «М» категорияле машина йөртү таныклыгы булган очракта 16 яшьтән генә идарә итәргә мөмкин. Ә мотоцикл белән-бары тик 18 яшьтән һәм “А, А1 " категориясе хокуклары булганда гына.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да юлда игътибарлы һәм сак булырга кирәклеге турында искәртә.