Нурлатта Марсель Миңнуллин катнашында медицина хезмәткәрләре Советы узды

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Эшлекле киңәшмә барышында кадрлар белән тәэмин итү, халыкның медицина ярдәме күрсәтү сыйфатыннан канәгать булуы һ. б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

"Безнең өстенлекле бурычыбыз-вафат булучылар санын киметү һәм кешеләрнең гомер озынлыгын арттыру. Нурлат үзәк район хастаханәсе моның өстендә эшли. Барысы да яхшы булыр дип уйлыйм", - диде Марсель Мансурович.

Сәламәтлек саклау министры «Карат» СК ҖЧҖ җитәкчесе Илшат Насыйбуллинга нәтиҗәле хезмәттәшлекләре һәм халык сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International