Бу истәлекле көнне аны котлап, изге, матур теләкләрен юллар өчен Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев та килде, ул юбилярга Мактау грамотасы, бүләкләр тапшырды, ныклы сәламәтлек, имин, бәхетле гомер теләде.
Фоат Исмәгыйль улы, Чиләбе өлкәсендәге Миасс геология-разведка техникумын тәмамлаганнан соң, берничә ел Башкортстанда эшли. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Нурлатның 1нче разведка бораулау конторасына нефть һәм газ скважиналарын үзләштерү мастеры булып урнаша, соңрак баш инженер булып эшли. Лаеклы ялга киткәнче цех начальнигы вазыйфасында хезмәт куя.
Фаат Галимов үзенең күркәм юбилеен якыннары янәшәсендә каршылый. Хатыны Рафия ханым белән алар өч балаларына лаеклы белем биргәннәр, хәзер исә оныкларының уңышларына сөенеп гомер кичерәләр.