5 сентябрьгә көндәлек оператив һава торышы фаразы

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

5 сентябрьдә Нурлат районында:

Алмашынучан болытлы һава көтелә.

Явым-төшем юк диярлек.

Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә, көндез җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитүе ихтимал.

Төнлә һаваның минималь температурасы +2..+6, урыны белән туфракта 0 га кадәр кырау .

Көндез максималь температура +17..+20 ̊.

 Урман янгыннары

19 муниципаль берәмлектә: Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Сарман, Спас, Тукай, Чистай, Ютазы муниципаль районнарында һәм Чаллы шәһәр округында урманнарның янгын куркынычы 3 класслы (уртача).

26 муниципаль берәмлектә урманнарның янгын куркынычы буенча 4 класслы (югары): Аксубай, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш, Теләче, Чирмешән муниципаль районнары һәм Казан шәһәр округы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International