Нурлатлылар мари халкының XXII Бөтенроссия съездына делегатлар сайлауда катнашты

2024 елның 1 сентябре, якшәмбе

2024 елның 31 октябреннән алып 2 ноябренә кадәр Йошкар-Олада мари халкының XII съезды узачак.

Кичә Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе Галина Терентьева, Нурлат районыннан делегат Нурлат шәһәренең "Бәләкәч" балалар бакчасы мөдире Наталья Шәрәфетдинова, Татарстанның Әгерҗе, Кама Тамагы һәм Нурлат муниципаль районнарыннан XXII Бөтенроссия мари халкы съездына делегатлар сайлау буенча мари халкы җыенында катнашты. Җыен Әгерҗе районының Пелемеш авылында узды.

Соңгы халык санын алу буенча Нурлат районында 15 мари яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International