Урта Чаллыда үзара салым акчасына яңа суүткәрү системасы сузыла

2024 елның 1 сентябре, якшәмбе

Урта Чаллы авылының Яшьләр урамында үзара салым программасы кысаларында яңа суүткәргеч системасы салына.

Бу урамда яшәүчеләр һәр кышны куркып көтә торган булганнар, чөнки салкыннарда суүткәргеч еш кына туңып, аларга айлар буе сусыз утырырга туры килгән.

– Бу урамда икешәр фатирлы 6 йорт урнашкан. 90нчы елларда сузылган суүткәргеч бик сай - бер метр чамасы тирәнлектә генә урнашканга, кыш көне су суыклар булганда тимер торбалардагы су каткан, һәм халык аннан башка калган, - ди Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров. – Бу мәсьәләне халык ел саен үткәрелә торган авыл җыеннарында еш күтәрә иде һәм, үзара киңәшләшеп, без бу проблеманы үзара салым программасы кысаларында хәл итәргә килештек. Авыл халкы 2шәр мең сум җыя, смета төзелә, подрядчы сайлана.

Моннан ике атна чамасы элек Чистайдан килгән 4 кешедән торган бригада эшкә керешкән-455 метр озынлыктагы урамның буеннан-буена 2 метрга якын тирәнлектә траншея казып, полипропилен торбалар салу эшләре башлана. Урам халкы барлык эшләрнең оешкан һәм көйле баруына сөенеп туя алмый.

Моннан тыш, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында янгын гидрантлары да урнаштырыла. Суүткәргечнең бер өлешен тест режимында тикшереп тә караганнар, һәм ул эшләрнең сыйфатлы итеп башкарылуын күрсәткән.

Иске Чаллы авыл җирлегендә халыкны су белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Узган ел, мәсәлән, Түбән Чаллыда " Татнефть” гранты һәм үзара салым программасы ярдәмендә 3300 метр торба яңаларына алыштырылган. Быел үзара салым программасы кысаларында бу авылда Луговая урамында 90 метр юл салынган, ә Иске Чаллыда үзара салым акчасына Чапаев урамына 300 метр юл салынган.

- Йортларны яңа суүткәргечкә киләсе атнада ук тоташтырырга ниятлибез. Шулай итеп, үзара салым программасы кысаларында быелга планлаштырылган эшләр тәмамланачак, – диде Иван Николаевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International