Бәйрәм программасын бу юлы да килүчеләрнең һәркайсы күңелгә хуш килерлек итеп төзеделәр. Берәүләр концерт номерларыннан ләззәт алган арада, икенчеләре «Кондырча» ландшафт паркының матур локацияләрендә истәлекле фотосурәтләр ясадылар, нәкъ менә монда инде икенче ел нефтьчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр, ә бәләкәй кунаклар батутларга ашыктылар, попкорн һәм татлы мамык белән сыйландылар.
– «ТаграС-РС» компаниясенең «ЦТ һәм РС» ҖЧҖендә бәйрәмнәрне зур гаилә даирәсендә билгеләп үтү традициягә әйләнде. Безнең хезмәткәрләр куелган бурычларны үтәү, билгеләнгән күрсәткечләргә ирешү өчен көннән-көн эшлиләр, шул исәптән табыш буенча да. Мондый бәйрәмнәр коллективны кызыксындыруга әйләнә һәм аның әгъзаларын тагын да ныграк берләштерүгә хезмәт итә, – дип билгеләп үтте җитештерү буенча директорның беренче урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы - «ЦТ и РС» ҖЧҖнең баш инженеры Рамил Рәхмәтуллин.
Котлау сүзе белән чараны «ЦТ и РС» ҖЧҖ директоры Җәмил Мостафин ачып җибәрде, бүләкләү тантанасы аның катнашында узды. Ягулык-энергетика комплексын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул «ТаграС-РС» компаниясенең «ЦТ һәм РС» ҖЧҖ технология бүлегенең скважиналарны беркетү буенча әйдәп баручы инженеры Илдар Мәҗитовка Россия Энергетика министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
- Предприятиедә 4 ел эшлим, бүгенге бүләк - минем өчен үзенчәлекле йомгак ясау һәм, әлбәттә инде, алга таба эшләү өчен этәргеч. Үз эшенең шундый дус, бердәм профессионаллар коллективы белән югары уңышларга ирешү икеләтә күңелле, - дип уртаклашты Илдар Фоатович.
Гомумән, бәйрәмнең рәсми өлеше бүләкләүләргә бик бай булды. Биредә 20ләп кеше Республика һәм федераль дәрәҗәдәге тармак бүләкләренә лаек булды. Предприятиедә 20 ел эшләүче «ЦТ и РС» ҖЧҖнең тампонаж сервисы цементлау агрегаты мотористы Валерий Глухарев та бу көнне лаеклы бүләк – «ТАГРАС» нефть сервисы холдингының Мактау грамотасын алды.
- Оештыручыларга бик яхшы бәйрәмнәре өчен зур рәхмәт. Һөнәри дата алдыннан бу бүләк минем өчен күңелле сюрприз булды. Гомумән алганда, предприятие, холдинг җитәкчелегенә хезмәткәрләрнең хезмәтен шулай югары бәяләгәннәре өчен рәхмәтлемен, – диде Валерий Геннадиевич.
Традиция буенча предприятие җитәкчелеге “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика акциясенә кушылды. Җәмил Мостафин беренчегә баручы 6 укучыга портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары җыелмаларын тапшырды. Предприятиедә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә тирә-юньдәгеләргә дә бүләкләр һәм яхшы кәеф бүләк итү каралган.
"Бәйрәмгә чакыру алуга шатландык. Әлбәттә, 1 сентябрьгә шундый кирәкле бүләккә дә шатландык. Предприятие үз хезмәткәрләрен тотрыклы хезмәт хакы белән тәэмин итеп кенә калмыйча, аларның гаилә әгъзалары турында да кайгырта», – дип уртаклаштылар Сергеевлар. Күп балалы гаилә башлыгы Олег Евгеньевичтан тыш, биредә армиягә чакырылганчы аларның өлкән улы Влад та хезмәт куйган.
Чараның рәсми өлешен җирле сәхнә осталарының концерт номерлары бизәде. Хуш исле пылау, кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сыйланырга теләүчеләр өчен бәйрәм өстәлләре әзерләнде.
Кыскасы, «ТаграС-РС» компаниясенең «ЦТ һәм РС» ҖЧҖ хезмәткәрләре предприятие хакына нәтиҗәле хезмәт итеп кенә калмыйча, күңелле һәм матур итеп ял да итә белүләрен тагын бер кат исбатлады.