Нурлатта шәһәр көнендә үзәк мәйданда туй булды

2024 елның 30 августы, җомга

Аларның берсе-Ереминнар гаиләсенең никахлашу тантанасы. Монда, үзәк мәйданда, яшьләрне истәлекле көннәре белән хөрмәтле кунаклар – Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова, Шамил Яһудин һәм башкалар котлады.

Дамир Ишкинеев, яшьләрне котлап, аларга иң изге теләкләр, гаилә бәхете, иминлек теләде, шулай ук аларга беренче гаилә документын – никахларын теркәү турында таныклыкны тапшырды. 

"Без тормышыбызда мондый вакыйганың Республика көне, яраткан шәһәребез Нурлат көне белән туры килүе белән бик бәхетле. Хәзер бу көн - безнең өчен өч бәйрәм көне», – дип уртаклаштылар Максим һәм Диана Ереминнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International