Махсус хәрби операциядә катнашучылар Нурлатта узган шәһәр көнен билгеләп үтү чараларының төп кунаклары булды

2024 елның 30 августы, җомга

Бу көнне кыска вакытлы ялга килгән махсус операциядә катнашучыларга, шулай ук аларга ышанычлы тыл тәэмин итүчеләргә аерым хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре тапшырылды.

“Без сезгә тыныч күк йөзе өчен рәхмәтле, без сезнең батырлыгыгыз һәм каһарманлыгыгыз белән горурланабыз һәм, әлбәттә, барлык сугышчыларның да исән – сау һәм җиңү белән әйләнеп кайтуларын көтәбез", - диде Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев бәйрәмнең төп сәхнәсеннән СВО сугышчыларына мөрәҗәгать итеп, истәлекле бүләкләр тапшырганда.

Бүләкләнүчеләр арасында Владимир Лавринович та бар иде. Ул тумышы белән Белгородтан, Оборона министрлыгы белән нәкъ менә безнең шәһәрдә килешү төзегән. Кичә генә ул Нурлатка яралану буенча ялга кайтты.

"Нурлатлыларның игътибары һәм кунакчыллыгы бик тәэсирләндерә. Монда гаҗәеп кешеләр яши. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә», – дип уртаклашты сугышчы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International