Бүген Нурлатта берьюлы 3 бәйрәмне зурлап билгеләп үттеләр

2024 елның 30 августы, җомга

Бирегә Нурлат халкы һәм кунаклары бәйрәмгә бөтен гаиләләре белән җыелды. Биредә төрле яшьтәге кешеләр күңелгә ятышлы шөгыль таба алды: төрле интерактив мәйданчыклар эшләде, яшь талантлы нурлатлылар чыгыш ясады, квест-уеннар, спорт күңел ачулары, күргәзмәләр, сәүдә нокталары һәм башкалар оештырылды.

Тантанада Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, нефть һәм газ табу һәм чыгару буенча генераль директорның беренче урынбасары, «Татнефть - Добыча» җитәкчесе Рөстәм Хәлимов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова, Шамил Яһудин һәм башкалар катнашты.

"Безнең Республика көне бу җирдә туганнарны да, Татарстан өчен икенче ватанга әверелгән бик күпләрне дә берләштерә. Бүген безнең республика татулык, тотрыклылык һәм иминлек үрнәге булып тора. Татарстанда хезмәт сөючән, үз эшенә һәм туган җиренә бирелгән кунакчыл кешеләр яши. Безнең шәһәрнең үз тарихы бар, зур булмаган тимер юл станциясеннән ул заманча шәһәргә әверелде, республика ярдәме белән Нурлат районы икътисадның барлык тармаклары буенча планлы рәвештә үсә, үзенең тарихи традицияләрен дәвам иттерә. Урман һәм авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәгариф, мәдәният, торак-коммуналь өлкә, автомобиль һәм тимер юл транспорты, нефть тармагы район икътисадының төп, мөһим сегменты булып тора, нефтьчеләр аның социаль-икътисадый үсешенә төп өлеш кертәләр», – дип билгеләп үтте Дамир Азат улы тантаналы чарада.

Аннары район Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм мәртәбәле кунаклар катнашында бүләкләү тантанасы узды. Монда нефть һәм газ чыгару сәнәгате хезмәткәрләрен тармак бүләкләре, Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән билгеләп үттеләр.

Бәйрәмнең күпсанлы кунаклары төрле конкурсларда, мастер-классларда, интерактив мәйданчыклар эшендә һ.б. катнаштылар. Кыскасы, бәйрәм барлык нурлатлыларга һәм шәһәр кунакларына бик ошады. Чара сәхнәнең җирле талантлары, шулай ук Татарстан Республикасының танылган артистлары чыгышы белән дәвам итте.  Нурлатлылар Россия эстрадасы йолдызлары «Краски» төркеме чыгышын да түземсезлек белән көтеп алды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International