Район һәм шәһәр башлыгы Дамир Ишкинеевның шәһәр көне белән котлавы!

2024 елның 30 августы, җомга

Күркәм бәйрәмнәребез: Татарстан Республикасы  көне, яраткан Нурлатыбызның 115 еллыгын һәм нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! 

Нурлатлылар өчен әлеге даталарның барысы да якын. Чөнки безнең фидакарь хезмәтебез һәм тырышлыгыбыз республикабыз, Нурлатыбызны үстерүгә, тагы да ямьлерәк итүгә, халыкның тормышында уңайлыклар тудыруга юнәлгән. Нефтьчеләр ярдәме белән шактый социаль әһәмиятле проектлар тормышка ашырыла. Һәм илебез өчен җиңел булмаган бу вакытларда без тагы да  ныграк берләшеп, төрле программалар һәм проектларны гамәлгә ашыруыбызны дәвам итәбез, аларның барысы да тормышны яхшыртуга йөз тота.

        Кадерле якташлар! Сезгә ихлас күңелемнән ныклы сәламәтлек, уңышлар, бәхет телим. Күңелләрегездә матур киләчәккә өмет ныгыганнан – ныгый барсын. Тынычлык, иминлек барыбызга да!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International