Иске Чаллы авыл җирлегенең гражданнар җыены Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков катнашында узды.
Башта хисап чорында башкарылган эшләр турында Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров хисап тотты.
"Иске Чаллы авыл җирлеге территориясендә 1309 кеше, 553 йорт хуҗалыгы теркәлгән. Халыкның ярдәмче хуҗалыкларында 341 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 151 сыер, шулай ук 773 сарык һәм кәҗә, 4597 баш кош – корт, 9 ат, 65 дуңгыз, 73 умарта оясы бар», - диде Иван Захаров һәм үзара салым программасы кысаларында башкарылган эшләрне санап китте. Нигездә, алар юлларны ремонтлау һәм су белән тәэмин итү белән бәйле. Монда ук ул алдагы чорга бурычларны да әйтте.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды. Ул авыл халкына волонтерлык эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. Монда ук республиканың экология министры Александр Шадриков, тулаем алганда, нурлатлыларның төрле юнәлешләрдәге активлыгын билгеләп үтте.
Гражданнар җыены ачык әңгәмә форматында дәвам итте. Авыл халкы үз сорауларын бирде, аларга районның тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре җавап бирде. Ә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында гражданнар җыены тәмамланганда беренче сыйныф укучыларына мәктәп портфельләре тапшырдылар.