"Нурлат-информ" вәкилләре X илкүләм массакүләм -мәгълүмат чаралары форумында катнаша

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

28 августтан 30 августка кадәр Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында X, юбилей, милли массакүләм -мәгълүмат чаралары форумы уза.

Форум эшендә «Нурлат - информ» баш мөхәррире-җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сирень Сәмәрханова һәм «Туслах» газетасының чуваш дубляжы буенча баш мөхәррир урынбасары Галина Трофимова катнаша.

Ел саен үткәрелә торган форум эре төбәк, өлкә һәм район басмалары, телерадиокомпанияләр һәм мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләрен җыя.

Чара кунаклары өчен журналистлык осталыгы буенча семинарлар, экскурсияләр, илнең төрле төбәкләреннән килгән эре басмалар катнашында пленар утырышлар уздырыла.

Быел форум кунаклары арасында Башкортостаннан, Киров, Түбән Новгород, Новосибирск, Оренбург, Самара, Ульяновск, Төмән, Ленинград, Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән, Марий Эл, Мордовия, Пермь крае, Удмуртия, Чувашия, Төньяк Осетия – Алания, ЯНАО, Якутия, ЛНР, Чечнядан килгән медиа вәкилләре, Чукотка АО вәкилләре бар.

2014 елдан ул форум «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International