Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе ведомство комиссиясенең районара утырышын уздырды

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

28 августта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә Чистай территориаль органы 2024 елның 6 аендагы эш йомгаклары буенча алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомство комиссиясенең районара утырышын уздырды.

Онлайн режимда узган чарада Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарының ведомствоара комиссияләре әгъзалары, шулай ук «Алкоторг» ҖЧҖ, «Белый Кремль» һәм «Эфес»сыра кайнату заводлары вәкилләре катнашты.

Чара башында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Александр Панов ведомство буйсынуындагы районнарның алкоголь базарындагы, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге хәлләрне бәян итте, һәр район буенча уңай һәм тискәре моментларны әйтте. Аннары чарада катнашучыларның һәр районнан, «Алкоторг» ҖЧҖ һәм сыра кайнату заводлары вәкилләреннән докладлар тыңланды.

Аерым игътибар конкрет районнарда җирле алкоголь продукциясен ваклап сату базарларындагы хәлне бәяләүнең аерым күрсәткечләренең түбәнәю сәбәпләрен ачыклауга һәм аларны яхшырту мөмкинлекләре турында фикер алышуга бирелде.

Йомгаклау сүзендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе районнар алдына алкоголь базарындагы вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән конкрет бурычлар куйды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International