Нурлатта «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе дәвам итә

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Шушы көннәрдә аңа Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының “Торак-коммуналь хуҗалыгы Идарәче Компаниясе” муниципаль унитар предприятиесе директоры Илгиз Сафиуллин да кушылды.

Хәйрия акциясе кысаларында Илгиз Сәлим улы беренче сыйныфка баручы Варвара Макаровага бүләк ясады. Мәктәп портфеленнән тыш, ул аңа мәктәп һәм спорт киемнәре комплектлары, аяк киемнәре, бантлар, канцелярия товарлары һәм башка бүләкләр тапшырды.

Илгиз Сәлим улы Варварага бүләк тапшырганда яхшы билгеләргә, уңышлы укуын теләде. Кыз үзе исә, рәхмәт сүзләре белән бергә, һичшиксез бик яхшы укырга вәгъдә итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International