Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырды

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика хәйрия акциясенә кушылды.

Бу юлы Әсгать Касыйм улы күп балалы гаиләләрдән булган беренче сыйныф укучыларына мәктәпкә бүләкләр әзерләгән. Мәсәлән, Аман Галиуллин 4 бала тәрбияләүче зур гаиләдән, Нурлатның  Шикәрчеләр микрорайонында яши. Ул беренче сыйныфка шәһәрнең 3нче мәктәбенә барачак.

Ә булачак беренче сыйныф укучысы Варвара Зуйкова, ул да күп балалы гаиләдән, Бикүле мәктәбендә укыячак, ул Кәкре Атау авылында яши. Балалар канцелярия товарлары салынган портфельләрне рәхмәт әйтеп кабул иттеләр һәм бары тик «4» һәм «5»кә генә укырга вәгъдә иттеләр.

Әсгать Габдуллин булачак укучыларны якынлашып килүче уку елы белән котлады, аларга уңышлы укуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International